РФ президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Владимир Путинның очрашуларын үткәргәндә нинди саклык чаралары күрелүе турында аңлатып күрсәтте. Аннан аңлашылганча,ил башлыгы белән очрашырга тиешле кешеләр йә карантин үтәргә,йә «бик җентекле тест аша узарга» тиешләр икән.Ә карантинның вакыты ул кешенең соңгы вакытта кемнәр белән аралашуыннан тора. Мондый салык чаралары илдәге чир таралу куркынычының әлегәчә җитди булып калуына бәйле,дип аңлаткан матбугат сәркатибе.