Казанда «Тормыш стиле — мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале башланып китте. Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнаша.