Татарстан Президенты МАКС-2021 Халыкара авиация-космик салонында катнаша.
Анда өр-яңа очкычлар , шул исәптән Россиянең Су-75 исемле бишенче буын истребителе тәкъдим ителде. Икенче пилот функциясен ясалма интеллект башкара. Рөстәм Миңнеханов авиапромның соңгы эшләнмәләре белән танышты һәм «Байкал»ЛМС-901 җиңел очкычы салонында булды. Эшлекле хезмәттәшлек турында Татарстан Президенты «Волга-Днепр»компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашуда сөйләде. Аңа Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә. Киләчәктә Татарстан башкаласы Казанда да профильле конференцияне үткәрергә карар кылынды.