Югары уку йортларына укырга кергәндә аттестатны тапшырмасаң да була. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы быелгы кабул итү компаниясенә мәктәпне тәмамлау турындагы аттестаттан башка документлар тапшырырга рөхсәт итте.
Моның өчен абитуриентларның гаризаны «поступление в ВУЗ онлайн» сервисы аша тапшырулары шарт. Системада аттестатның барлык мәгълүматлары бар, шуңа күрә аларны кабаттан тапшыру мәҗбүри түгел. Өстәвенә, мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, хәзерге эпидемия шартларында үзара элемтәләрдән саклану да бик мөһим.