Татарстан башкаласында яңадан торгызылган Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборы сурәтләнгән почта блогы барлыкка килде. Казан Ратушасында почта маркасының махсус штемпеле белән истәлекле мөһер сугу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе викарие, Алабуга Иннокентие епискобы катнашты. 2 оригиналь нөсхә Татарстан Милли музеена һәм Татарстан дәүләт архивына тапшырылды. «Беренче көн» дигән мөһерне конвертларда бүген генә, чикләнгән күләмдә генә куялар. Аларны шулай ук почта бүлекчәләренә тапшыралар.