Бүгенге көндә ковидтан прививка ясатырга теләүчеләр күп. Шуңа күрә вакцина белән республика тиешенчә тәэмин ителергә тиеш. Прививка ясатырга теләүчеләргә вакцинаны сайлап алу мөмкинлеге бар. Спутник ви, эпиваккорона яки ковивак вакциналары җитәрлек санда. Спутник вакцинасы 57 мең доза кайтарылган. Прививка ясату өчен яшәү урыннары буенча поликлиникада, дәүләт хезмәтләре порталында, 122 телефон номеры буенча яки күп функцияле үзәкләрдә язылырга мөмкин.