Ярдәм итү, ярдәм кулы сузу – бу төшенчәләр һәрбер кешегә дә хас кебек. Ә менә Ярдәм мәчете каршында эшләп килүче Ярдәм комплексы ярдәм кулы гына сузып калмыйча инде 8 ел буе тулы бер комплекс булып эшләп килә. Әлеге чара кысаларында балалар өчен зур бәйрәм һәм матбугат конференциясе узды.
Яшик эле, яшик ярдэмлэшеп,
Дуслар-туганнардай берлэшеп
Чараның төп кунагы-Россиянең халык артисты, Песиләр театры җитәкчесе, Өстәмә белем бирү программасы авторы Юрий Куклачев иде. Матбугат конференциясе барышында Юрий Куклачёв Рухи азык дип исемләнгән китабын татар телендә чыгачагын искәртте, аны шагыйрә Йолдыз Шәрәпова тәрҗемә иткән.
Казан минем яраткан шәһәрләремнең берсе. Минем якын дусларым да татарлар. Без тормыш иптәшем белән өйләнешкәч, профессор, татар кешесе безгә фатир алырга матди ярдәм күрсәтте. Шунда кешеләрнең ачык күңелле, ихлас булуларына кабат инандым. Казанда цирк гастролләрем бик зур уңыш белән бара. Китабымның татар теленә тәрҗемә эшләре төгәлләнеп килә, ә украин, француз, немец, инглиз телләрендә инде дөнья күрде.Әле миңа бүген олы йөрәкле кешеләр түбәтәй дә бүләк итте.
Төп кунак нәкъ менә Юрий Куклачёв булуы очраклы гына түгел, чөнки Исламда песләргә, гомумән хайваннарга тирән игътирам һәм игътибар бик зур. Песиләр театры җитәкчесе үзе дә минем тугры, чын дусларым татарлар дип юкка гына әйтмидер.
Балалар бәйрәме барышында спорт һәм балалар уеннары, тамашалар һәм мастер-класслар үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Юрий Куклачёв Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышы барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәү үрнәгендә Татарстан мәктәпләрендә игелек дәресләре оештыруларын сораган иде. Шулай итеп, ярдәм тернәкләндерү узәге игелеклелек дәресләренең беренче ноктасы булып тора.
Алия Галиуллина, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары