Башкалабызның Максим Горький исемендәге паркында “Корбан-фест » бәйрәме узды.
Осталык дәресләре, мөнәҗәтләр башкару, шигырьләр сөйләү, анимацион шоу. Фестивальнең эчтәлеге бай булды. Әлеге бәйрәм беренче генә тапкыр үткәрелми. Бирегә гаиләләре белән килүчеләр дә байтак иде.
Осталык дәресләренең берсе — металлдан бизәкләр кою. Бу бик четрекле эш.
«Заманнар бәйләнеше: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» — фестивальнең шигаре шундый. Осталык дәресләрендә борынгы сәнгатьтән алып хәзергесенә кадәр үзләштерү мөмкинлеге бар.
Виртуаль уеннар аша киләчәк турында да хыялланып алырга мөмкин иде. Алар онытылмаслык хис-кичерешләр генә бүләк итеп калмыйча, фикерләүне үстерергә дә ярдәм итә.
Кызыклы дәресләр, тамашалар, милли ашлар. Болар барысы да Корбан –фестның күркәм бизәкләре булды. Кунаклар бәйрәмнән канәгать калды.
Тамашага илнең төрле почмакларыннан меңләп кунак килгән иде. Күпләр өчен Корбан фест бәйрәмендә катнашу матур традициягә әйләнде.
Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.