Татарстан Диния Нәзарәте каршындагы “Зякат” хәйрия фонды менә берничә ел инде бик күп игелекле эшләр башкара. Изге эшләрнең байтагы Корбан гаете бәйрәме вакытына туры килә. Корбан итен ялгыз фәкыйрьләргә, күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә өләшәләр, алар өчен корьән мәҗлесләре оештыралар. Быел фонд үзалдына нинди бурычлар куйган? Шулар хакында хәбәрчебез Гөлназ Ибраһимова фондның генераль дитректоры Булат Мәрданов белән әңгәмә корды.