Быелгы корылыкны, эсселекне кешеләр, хайваннар авыр кичерсә, чәчүлек җирләр дә зыян күрде.
Теләче районы Югары Мәтәскә авылы биләмәләрен дә быел яңгыр сөендермәде. Соңгы тапкыр җәй башында беркадәр яңгыр явып узган. Фермерларга да, шәхси хуҗалыкларга да бөртек, терлек азыгы әзерләү мәшәкатьләре бермә-бер арткан. Тулырак киләсе репортажда.
Югары Мәтәскә авылы Теләче районы үзәгеннән 17 чакрым ераклыкта урнашкан. 150 кеше яши. Эшчән, уңган кешеләр муллыкка омтылып яши.Тик быел яңгырлар кинәндермәгән, язын бөтенләй яумаган. Җәй башында гына бер тапкыр явып киткән.
Безне авылның өлкән кешеләренең берсе 73 яшьлек Хәмит абый Галимов ачык йөзе, тәмле теле белән каршылады. Чәй янында авыл турында озаклап сөйләшеп утырдык. Күренеп тора, аксакал җәйнең коры килүенә бик борчыла.
Электән өлкәннәр елгадан су ташып, аны урамнан үтеп баручыларның өстенә койгач, яңгыр явуына чын күңелдән ышанган. Аллаһы аларның теләген үтәр дип өметләнгәннәр.
Яңгырсыз кешеләр, хайваннар, чәчүлекләр зыян күрә. Югары Мәтәскәдә быел зур уңыш көтмиләр. Татлы бал да куандырмый – дым җитмәү сәбәпле, умарта кортлары нектар җыя алмый. Соңгы яңгыр җәй башында ук яуган. Ни өчен бу урында яңгыр сирәк ява? Эскперт фикерен тыңлыйк.
КФУның Экология, метеорология һәм атмосфера кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев:
«Явым-төшемнең үз фронт зоналары була. Салкынрак урыннарда яңгыр яву ихтималы күбрәк, ә менә эссе коры зонаны гадәттә яңгыр читләтеп уза. Бөу очракта әлеге авылны да шушы зонага эләккән дип карарга мөмкин.»
Кунакка буш кул белән йөрмиләр. Без дә суга тилмергән авылга символик күчтәнәк — бер шешә су белән килдек. Тиздән Югары Мәтәскә күген дә болытлар каплар дип өметләник.
Гүзәл Зәйнакова, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары, Теләче районы.