Республика күләмендәге Питрау халык бәйрәме һәр елны, Мамадыш районының Җөри авылында уза. “Татарстан” телерадиокомпаниясе иҗат төркеме дә бу күркәм бәйрәмнең шаһитлары булды.
Җөри авылындагы Питрау бәйрәме – керәшен мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә ала торган бердән-бер зур мәйдан. Бу көнне, Тырлау тау итәгендәге чәчәкле болынлыкта әкияти шәһәрчек үсеп чыккан иде. Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе, Самара һәм башка бик күп өлкәләрдәән дә кунаклар килде. Милләтләрне саклау, алар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга корылган сәясәт кысаларында үткәрелә торган бер мәдәни чара булып тора. Аның төп роле шунда.