Иртәгә Ислам дөньясында олы бәйрәм – Корбан гаете. Изге бәйрәм мөселман календаре буенча зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә.
Татарстан Диния Нәзарәтенең казыйлар шурасы карары белән корбан нисабының күләме, барлык чыгымнар һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сумга тигез. Казанда 16 махсус урында корбан чалу каралган, башка шәһәрләрдә дә урыннар мөхтәсибәт белән килештерелгән. Республиканың барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач башлана.