Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре уңаеннан мөрәҗәгать итте.
19 июльдә Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килә һәм 23 июльгә кадәр дәвам итә.
«Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе — адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер. Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен!» диелә мөрәҗәгатьтә.