27 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов сентябрьдәге сайлауларда катнашу өчен документлар тапшырды.
Комиссия тәкъдим ителгән мәгълүматларны 10 көн дәвамында өйрәнә, аннан соң теркәү башлана. Якын арада ул сайлаучылар белән күп эшләр планлаштыра. Гамәлдәге депутат республиканың округка кергән 13 районына барырга җыена. Кешеләрнең үзләреннән проблемаларны ишетергә, аларга урында ярдәм итәргә мөмкин, дип саный Илдар Гыйльметдинов. Ул бистәләр проблемаларын комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирүче программа булдырырга планлаштыра. Исегезгә төшерәбез, Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 19 сентябрьдә уза.