Түбән Кама районының Борык авылында төлкеләр күренә башлаган. Әлегә зур зыян салмасалар да, борчылырга нигез бар.
Берничә көн инде кыргый хайваннарны үз хуҗалыклары тирәсендә күрүчеләр бар. Шуңа күрә тиешле органнардан чара күрүне сорыйлар.
Хуҗа үз мәчесенә куелган ризыкны төлкенең ашавын күреп алган. Биредә ул төннәрен күренә башлаган. Төлке төлке инде, хәйләкәрлеген итә, көндез күренмәгән.Төнге сәгать уникенчедә төлкенең тәлинкәдән ашавын күреп алдым. Башта ашны мәчебез ашый дип сөенгән идем.Төлке ияләшкән булып чыкты.
Төлкеләр авылның төрле башында күренә. Йорт хайваннарына яки кешеләргә һөҗүм иткәннәре юк. Шулай да котырган булулары мөмкин, сакланырга кирәк дип борчыла авыл халкы.
Күрше авыл җирлегендәге кебек карантинга утырасы килми. Территориядә йөрисе килә. Бу хәлгә игътибар итсеннәр, хайваннарга контроль урнаштырсыннар иде.
Аучылар сүзләренә караганда, төлкеләрнең авылда барлыкка килүе гаҗәп хәл түгел. Кешеләргә, хайваннарга һөҗүм итү очраклары юк, алар котыру белән чирләми.
Шуңа да карамастан, хәбәр аучыларга билгеле. Белгечләр территорияне карап чыгарга ышандыра. Әгәр төлкеләр күренсә, аларны, тотарга җыеналар.
Сергей Лызаев, Түбән Кама районы.