Бүген Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкына һәм кунакларына яңартылган эчке ишегалды, ягъни мәдәни мәйдан тәкъдим итә.
Анда җәй дәвамында әдәби, музыкаль чаралар оештырырга һәм кино, спектакльләр күрсәтергә планнаштырыла. Бу хакта “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Татарстан милли музееның мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган проект «ҺАВА»- дип атала. Саф һавада күңел ачу , ял итү өчен тәкъдим ителгән әлеге проектта Мәскәү кунаклары да катнаша. Мәдәни чара кичке сәгать җидедә башлана.