Ярты миллион сум акча роман язып беренче урын алучыга бирелә. Бу хакта «Казан утлары» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә әдәби бәйге игълан ителгәч билгеле булды. Бәйге барышы белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан кызыксынды.
Республикабызда әдәби конкурслар, гомумән иҗади конкурсларга кытлык юк. Шул ук „Казан утлары“ журналы повесть һәм хикәяләргә әдәби бәйге оештыра. Әмма монысының максаты үзгәрәк:
Татар телендә әдәби әсәрләр яза алучылар күпме, аларның язу куәсе нинди, әдәбиятне кайсы юнәлештә үстерү мөмкинлеге арта? Оештыручылар фикеренчә әлеге бәйге нәтиҗәсендә әлеге сорауларга да җавап табылачак. Конкурста катнашучылар әдәби әсәрләрен псевдоним белән юллый. Әлегә 40 меңлек шигырь номинациясе өстенлек итә. Ә роман язып 500 мең алырга теләүчеләр дүртәү.
Беренче нәтиҗәләрлдән чыгып әлегә Үсмерләр әдәбияты жанрында иҗат итүчеләр аз булуы ачыкланды. Югыйсә , повесть язып беренче урын алучыга 300 мең акча бирелә.
Мөршидә Җиһан,Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары