«Мой бизнес» үзәгендә товарларга тамга кую өчен документларны бушлай ала башладылар. Бу әле беренче тапкыр. Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм итү фонды илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә алынды. Хәзер эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләрнең товарларга тамганы бушлай алу мөмкинлеге бар.
Ринат Шамионов табигый ашамлыклардан ярымфабрикатлар җитештерә. Пандемия чорында ул кече бизнесны коткарып кала алган, хәзер колачны киңәйтергә ниятли.
Ринатның максаты – үз продуктларын республикада гына түгел, ә Россия төбәкләрендә дә сатуга чыгару. Ә товарларның тамгасы булу яңа сату базарларына чыгу мөмкинлеген арттыра. Фондтан ярдәм алу өчен компанияләрдән өч коммерция тәкъдиме кирәк, шулчакта алар товар тамгаларын, эшмәкәрдән заявканы теркәргә мөмкин. Шулай итеп, проект эшмәкәргә үсештә яңа офыклар ача.
Илкүләм проект нигезендә фонд товар тамгасын теркәүгә киткән барлык чыгымнарны үз өстенә ала.
Елизавета Жукова, Ренат Хәбибулин, Татарстан яңалыклары.