Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов республикада яшәүчеләрнең мәгариф өлкәсендәге сорауларына җаваплар бирде. Бердәм дәүләт имтиханнарының форматы, педагогларны эш урыннары белән тәэмин итү кебек мәсъәләләрне күтәрделәр. Депутат билгеләп үткәнчә, барлык мәктәпләргә педагог оештыручыларны кайтару бурычы тора. Уку программасы буенча туган телләрне өйрәнү кирәклеге турында аерым сөйләштеләр. Шулай ук мәгариф учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләсе дә федераль дәрәҗәгә күтәрелә. Трансляция Татарстан ойлайн форматында узды. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар сорауларга турыдан-туры эфирда җавап алдылар.