Хәзер Татарстанда Бердәм Дәүләт имтиханнарында йөзәр балл җыйган ике йөз илле алты кеше исәпләнә. Быелгы имтиханнарда аларның саны унҗидегә арткан. Республиканың тагын унбер чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча ике йөз балл җыйган. Тулаем алганда, Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны башка төбәкләрдәге яшьтәшләренә караганда яхшырак тапшырган.
Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Әмма проблемалар да бар. Әйтик, Бердәм дәүләт имтиханнарында җитмеш дүрт потенциаль алтын медаль иясе үз статусын раслый алмаган, медальсез калган. Быел Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында барлыгы тугыз кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.