Владимир Путин Белоруссия Россия өчен ышанычлы партнер булып калуын белдерде, дип хәбәр итә РИА. Президент Александр Лукашенко белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Россия өчен Белоруссия икътисад өлкәсендә зур һәм ышанычлы партнер булып кала.
Дәүләт башлыгы шулай ук узган елда ике яклы товар әйләнеше пандемия аркасында бераз кимегән, якынча 17% ка, ә быелның беренче 4-5 аенда ул шактый арткан, дип өстәде.