Һава торышы көн дә үзгәрештә — Татарстанда янә шторм кисәтү игълан ителде. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Җил секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, Һава торышы начарлануга карамастан, җылы температура саклана. Көндезге сәгатьләрдә һава + 32 градуска кадәр күтәрелә.