15 июльдән 10 мең сум күләмендә бирелә торган түләүләр өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Пособиеләр 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм сәламәтлекләре чикләнгән 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге затларга бирелә .Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Акчалар гариза бирүче тарафыннан күрсәтелгән счетка күчерелә. Ул саклык кенәгәсе яки банк картасы да булырга мөмкин.