Мишә елгасы кушылдыгында җыелган чүпле һәм ләм баскан урыннарны чистарту максаты белән өмә оештырдылар. Елга саекмасын өчен аның төбен ел саен чистартып торырга кирәк. Моның өчен махсус техника кулланалар.
Иң чүпле урыннарны җир снаряды ярдәмендә чистарталар. Грунты өскә күтәрәләр. Рус Никольское авылы халкы өчен суны чистарту аеруча мөһим.Чөнки язгы ташу вакытында аларның участокларын су баса . язны су ташу вакытында өйләрен җылыта бит. Ә сулыкны чистартып бетергәч, яр буйларын төзекләндерүгә керешәләр.
«Электр үткәреп, лампалар куябыз. Агачлар утырту, чәчәкләр үстерүне дә күздә тотабыз. Яр буенда җиһазлар куеп, пляж ясарга да ниятебез бар.
Ә Державино авылындагы сулыкны янгын сүндерү өчен резервуар буларак кулланалар. Елганы чистартуда җирле халык та катнаша. Су объектларындагы эшләр «Экология» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Суның төбен тирәнәйтү һәм чистарту эшләре Татарстанның өч зур су объектында уза.
«Без бүгенге көндә ике муниципаль районда сулыкларны чистартабыз. Эшләр Мамадыш, Лаеш районнарында алып барыла. Моның өчен республикада 99 миллион сум акча тотыла. Тулаем алганда, өч су объектын төзекләндерүгә 2 ел эчендә 164 миллион сум акча бирелә.
Су объектларында барлык эшләр дә федераль бюджет акчасына башкарыла. Тагын берничә проектны планлаштыралар. Чаллыда Мәләкәс елгасын чистартырга җыеналар