Казанда көчле җил аркасында ике хатын-кыз һәм бала өстенә агач авып төшә. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу хәл бүген Максимов урамында төшкә кадәр булган. Ишегалдында зур тирәк көчле җилгә түзә алмый ике хатын-кыз һәм бала өстенә төшә, шул ук вакытта ут чыбыклары өзелә. Зыян күрүчеләрнең кычкыруына шаһитлар килеп, бер хатын-кызга агач өемнәре астыннан чыгарга ярдәм итте. Вакыйга урынына коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм килде.