«Зөя калкулыклары»спорт-сәламәтләндерү комплексында җәйге кампусны ачу тантанасы булды. Лагерьга сайлап алу турын узучылар гына кабул ителде. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Бөтен дөньядан диярлек җыенган тырыш һәм максатчан студентлар. Җәйге каникулларын Татарстанда үткәрә .
Россия һәм чит илләрдән ике йөзгә якын студент ике атнаны дөньяда глобаль үзгәрешләр турында фикер алышуга багышларга җыена. Теориядән күбрәк гамәл, практика өстенлек итә.
«Без лекцияләргә, тренингларга йөрибез…шулай ук безнең үз командабыз бар, һәм без үз проектыбызны кампус азагында тәкъдим итәргә тиешбез»
Кызыклы кешеләр белән күзгә-күз аралашу-Президент академиясе кампусының төп өстенлеге. Аның ачылу тантанасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Инициативалы яшьләр командаларда эшләячәк. Ул белем бирү форматындагы проектларны тәкъдир итүне күз алдында тота. Алар киләчәктә тормышка ашырачак ниятләренә нигез әзерли.
Алия Галиуллина.Вадим Струминский, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.