8 июльдә парламентарийлар язгы сессиянең йомгаклау утырышына җыелды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында — республика Хисап палатасының узган елдагы хисабы, республиканың кайбер законнарына үзгәрешләр кертү . Ә парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган сәяси яртыеллыкка якынча нәтиҗәләр ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүнең бер еллыгына багышланган конференциядә катнашты. «Бердәм Россия» партиясенең парламент фракциясе беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясады, Казанда чираттагы визит белән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов булды, ә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Чүпрәле районында фельдшер-акушерлык пункктларының, мобиль поликлиниканың эш шартлары белән танышты.
……
Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Азат Хамаев матбугат конференциясе үткәрде. Анада шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында сүз барды. Тиешле закон күп нәрсә эшләргә мөмкинлек бирде, дип саный белгечләр. Шулай да шәхси хуҗалыклар кооперациясе проблемасы кискен тора.
…..
Дәүләт Советы депутатлары балаларның җәйге лагерь ялын контрольдә тота. Халык сайлаучылары республика Президенты кушуы буенча балаларның яшәү, туклану шартларын, нинди чаралар оештырылуын тикшерә.
Парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да шәһәр яны лагерьларында булды.
«Чайка» лагерында 270 бала ял итә. 10 отрядта спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче балалар ял итә. Үзидарә оештырганнар, үз президентларын, парламентны, министрларны билгеләгәннәр.
Лагерь территориясендә спорт мәйданчыклары, бассейн, йокы корпуслары бар, кайнар, салкын су белән тәэмин ителгән.
Ашханә һәм азык-төлек блогы инспекторларның аерым игътибарында булды. Һәр деталь – продуктларның ничек саклануына, ничек менюны формалаштыруга игътибар иттеләр. Балаларны көнгә биш тапкыр тукландыру оештырылган.
Күршедәге «Пионер» балалар сәламәтләндерү лагерында да ашханәдәге тәртипнең торышын карадылар. Тукланган вакытта балалар арасында дистанция саклануга аерым игьтибар иттеләр. Роспотребнадзор таләпләренең үтәлешен тикшерделәр.
Депутатлар лагерьларны тикшерү, җитешсезлекләрне бетерү максатыннан мондый рейдларны дәвам итә.
Август аенда чираттагы тикшерүләр уза.