Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 20 июльдә Мәскәү мәчетләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын дин тотучылардан башка гына үткәрү турында карар кабул итте.
«Российская газета» язуынча, бу коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле.
Төбәк Диния нәзарәтләре, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, гает намазын үткәрү турындагы карарны үзләре кабул итә ала.