Камил Зыятдинов истәлеге мәңгеләштерелә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Камил Зыятдинов истәлеге мәңгеләштерелә

12.07.2021
Камил Зыятдинов истәлеге мәңгеләштерелә

Казан шәһәренең «18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе»нә Россия федерациясенең һәм Татарстан республикасының атказанган табибы, Камил Зыятдинов исеме бирелде. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков мемориал такта ачу тантанасында хәбәр итте. Тантаналы чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.

Бу капкадан Камил Зыятдинов атлап кермәгәнгә шактый еллар узса да, аның истәлеге булып урмансыман үсеп киткән кедр агачлары каршы ала. Аны ял итәргә килүчеләр дә тантаналы чара башланыр алдыннан шуңа игътибар итте.

Новости СМИ2

Һәр яктан яшеллек, чәчәкләр эчендә күмелеп утырган сәламәтләндерү бинасы заманында раидиоприбор заводы эшчеләренә медицина хезмәте күрсәтү оешмасы була, Ә Камил Зыятдинов аны күптармаклы заманча хастаханә комплексы итеп төзетә.

«Ул — легенда, сәламәтлек саклауны оештыру титаны, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, берничә буынны тәрбияләгән мөгаллим», — дип сөйләде тантаналы чараны ачып җибәргән Марат Садыйков. Шулай ук Камил Зыятдинов төзегән һәм лаеклы коллектив җыйган 18нче хастаханәгә аның исеме бирелүен дә әйтте. Ә бу инде хезмәтенә күрә хөрмәт дигән сүз, чөнки кайбер кирпечләрен үзе салды дип тә искәртте чыгыш ясаучылар.

Әлеге хастаханә 1991 елдан 2002 елга кадәр Казан шәһәре Идел буе районы медицина хезмәтенең төп таянычы була. 1994 елдан 2016 елга кадәр хастаханәне Рөстәм Бакиров җитәкли.
1994 елда 18 нче шәһәр шифаханәсе клиник статусын ала, ягъни авыруларны стационар дәвалау белән беррәттән уку һәм фәнни эш алып барыла торган дәвалау учреждениесенә әверелә. Утырткан агачлары кебек үк үзе нигез салып калдырган клиник хастаханә дә гел үсештә.

Камил Зыятдинов Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгәч, аның җитәкчелегендә Татарстанда яңа медицина технологияләрен гамәлгә кертү һәм республика сәламәтлек саклау өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү буенча күп санлы проектлар гамәлгә ашырыла, табиб амбулаторияләре һәм тәүлек буена эшләүче ашыгыч медицина постлары челтәре үсеш ала, медицина персоналын өзлексез рәвештә һөнәргә өйрәтүнең бердәм системасы булдырыла, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән хезмәттәшлек урнаштырыла. Ә 2007 елдан ул фәнни юнәлешне әйдәп баручы буларак, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры итеп сайлана.

Новости СМИ2

Тормышны без еш кына юл белән чагыштырабыз, юллар төрле була. Җитәкчелек иткән чорларда Камил Зыятдиновка да төрле юлларны кичәргә туры килгән, сикәлтәсен дә, кискен борылыш алганнары да булган, әмма ул кешелеклелек дигән кыйбласына гомере буе тугры калды. Туган төбәкне кайгыртып яшәүне дә ул үз бурычы итеп санады .

1978 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң Камил Зыятдинов хезмәт юлын Буа үзәк дәваханәсендә хирург-травматолог буларак башлый. Соңрак поликлиника мөдире булып күчерелә. Туган төбәгендә дә аның исемен йөртүче урам бар, ул эшләгән дәваханәдиварына да истәлек тактасы беркетелгән. Болар барысы да Азат Айзатуллов Буа районы башлыгы булап эшләгәндә гамәлдә куелды.

Уңышка бер селтәнүдә генә ирешү мөмкин түгел, аңа якутлардай кыйммәт вакыт һәм тырышлык кирәк. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, медцина фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешүгә тәүге сукмак Әлки авылыннан, Әтисе Шәһәретдин, әнисе Шәмсебанаттан башлана. 9 балалы гаиләдә үстек, энем алтынчысы иде дип искә ала абыйсы Раил.

Новости СМИ2

Камил Зыятдиновның кызы Динә Хөсәенова да һәркемгә рәхмәт белдерде. Динә ханым да әтисе юлыннан киткән, хәзер ул Республика клиник офтальмология хастаханәсен җитәкли.

Бер чәчәк белән җәй булмый дибез, ә медицина өлкәсендә бер кешенең зирәк акылы һәм табигать бүләк иткән талантлы могҗизалар ясарга сәләтле. Мемориаль такта ачу тантанасы башланыр алдыннан әллә генә каян бер болыт чыгып ләйсән яңгыр явып үтте. Искә алу чараларында явым-төшемне яхшыга юрый борынгылар.
Мөршидә Җиһан,Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Татарстан милли музеенда дини күргәзмә

Мәскәүдә Корбан бәйрәме онлайн-форматта уза

Президент вазыйфасы — гамәлгә куелуга 30 ел

Президент вазыйфасы - гамәлгә куелуга 30 ел

Путин вакцинацияләү чаралары турында хәбәр итүне сорады

Путинның Украина турындагы язмасына аңлатма бирделәр

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+