Зәй районы игенчеләре уракка төште. Районда 34 меңнән артык гектарда игеннәрне урып-җыю бурычы тора.
Шуның 13 меңе — көзге, 21меңе — язгы культуралар. Басуларда 50 комбайн эшли, фермерларда тагын 10 комбайн исәпләнә. Корылык булу сәбәпле, мул уңышка өмет итеп булмый. Гектарыннан уртача уңыш 25-26 центнер булыр, дип көтелә. Ашлыкны тапшыру буенча проблемалар юк. Яңа элеватор, икмәк кабул итү предприятиесе ашлык кабул итәргә әзер. Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары билгеле. Алдагы еллардан 20 процентка артыграк. 24 мең центнер һәм аннан да күбрәк ашлык суктыручыга — 50 мең, 22 мең центнердан 24 мең центнерга кадәр суктыручыга — 40 мең, 20 мең центнердан 22 мең центнерга кадәр ашлык суктыручыга — 30 мең сум күләмендә премия бирү каралган.