Чирмешән районының тагын бер авылы “тарихлы булды”. Әмир авылының 220 еллык үткәнен колачлаган яңа китап дөнья күрде. Китапны тәкъдир итү кичәсе бүген Әмир авылында була.
БЗ Китапның авторы – төбәкче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов. «Мәңге яшә, Әмирем!» дип аталган фәнни-популяр хезмәт 912 битле. Китап Әмир авылының атаклы эшмәкәр-иганәчеләре – Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар ярдәме белән дөнья күрде. Басма Россиянең 10 архив материалы һәм аксакалларның җанлы хатирәләренә, матбугат материалларына нигезләнә, ул 13 бүлектән тора.