Владимир Путин төрле өлкәләрдә хезмәт уңышлары өчен алты татарстанлыны бүләкләде. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Татарстанның алты кешесе Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына лаек булды. Путин агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлаштыру институты генераль директоры Рәшит Хәбибуллинга хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәннәре өчен Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловка һәм Казан милли тикшеренү технология университетыннан Андрей Мордвиновка рәхмәт белдерелде.
Шулай ук, коронавирус эпидемиясе чорында мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары белән Казан мәгариф идарәсенең Совет районы буенча мәгариф бүлеге начальнигы Эльмира Арсланова, Яр Чаллының 58 нче урта мәктәбе директоры Лиза Нәбиуллина һәм Арча районының Наласа гомуми белем мәктәбе укытучысы Мөнирә Сабирова бүләкләнде.