«Булгария» теплоходы һәлакәтендә исән калган радист Ринат Габидинов 10 ел элек булган фаҗиганең сәбәпләрен ачкан. Бу хакта ул «Лента.ру» га биргән интервьюга сөйләде.
Радист сүзләренчә, ике көнлек круиздан әйләнеп кайтканда ураган башланган, өстәвенә, уң як бортка көчле крен булган һәм двигательләрнең берсе эшләмәгән. Бу вакытта судно Кама Тамагына керә һәм маршрут буенча маневр ясарга тиеш була.
«Булгария»дә җиһазлар мактанырлык түгел, безнең авария хәлендәге рацияне алырга кирәк иде, аккумуляторларның төзек булмау сәбәпле, мине гаепләргә маташтылар», — дип аңлата исән калган Габидинов. Шулай ук һәлакәт вакытында авария хәлендәге рацияне төзәтергә һәм ярдәм чакыртырга маташуын, әмма моны эшли алмавын әйтте. Теплоходта җиһазлар эшләмәгән. Элеккеге радист сүзләренә караганда, бу хәл өлкән механикның үз-үзен тотышы аркасында да кискенләшкән, ул ачык иллюминаторлы машина бүлеген ташлаган һәм баткан суднодан беренчеләрдән булып чыгып киткән. Габидинов фикеренчә, су тиз тулып, судно тизрәк бата башлаган. Кызганыч, капитан бу вакытта баткан судноны мельгә чыгарырга маташса да, 40 метрга җитми кала.
Исегезгә төшерәбез, елга пассажир судносы катнашында Россия тарихында иң зур һәлакәт 2011 елның 10 июлендә Идел елгасында булган иде. Корабль 122 кешенең гомерен өзгән, шул исәптән 28 бала. Бары тик 79 пассажир һәм экипаж әгъзасы исән калды.