Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга М12 трассасын төзү барышы турында сөйләде. Мәскәү — Казан-Екатеринбург тиз йөрешле автотрассаны өлешчә 2022 елда ачу күздә тотыла. Бу хакта магистраль төзелешнең киңәшмәсендә әйтелде.
Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин үткәрде, М12 проектын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин тәкъдим итте. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка Россия төбәкләре җитәкчеләре катнашты.