Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть саммитына килде. Татарстан Республикасының нефть саммиты IPYForum Халыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында уза.Президент Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть саммитына килде.
Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «үтемле чиста энергия» тотрыклы үсеш максаты кысаларында тормышка ашырылган проектны сынап карады. Аңа электр тогы бирә һәм музыка коралларына әверелә торган җиләк-җимешләр тәкъдим ителде.