Бүген алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советының егерме өченче утырышы була.
Депутатлар парламентның быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясый. Мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгыш ясавы көтелә. Утырышта республиканың биш һәм җиде федераль закон проекты карала. Алар җир һәм экология кодексы, корал сатып алуга хокук бирү яшен 21 яшькә кадәр күтәрү, урманнардан файдалану, коррупциягә каршы көрәш белән бәйле закон проектлары. Көн тәртибенә шулай ук 2020 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.