Владимир Путин Мисыр курортларына очуларны тыю турындагы Указны кире какты. Россия авиакомпанияләре анда турыдан-туры рейслар җибәрә ала, моннан тыш туроператорларга турларны сатудан тыелырга тәкъдимнәр дә юк.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Синай ярымутравы өстендә Россия А321 һәлакәтеннән соң, Мисыр очышлары туктатылды. 224 кеше һәлак булган. Фаҗига өчен җаваплылыкны террорчылык оешмасы үз өстенә алды.