Мәктәп театрларындагы яңа куелышлар, халык һөнәрләре түгәрәкләре, туган телләрне өйрәнү өчен яңа факультатив дәресләр ачу. Республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы актив дәвам итә. Берничә милләт вәкилләре яшәгән Әлки районында нинди чаралар уздырыла? Аларны Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев күреп, бәяләде. Ул мәгариф учреждениеләрендә булды, эшче төркем утырышында милли вәзгыятьне гамәлгә ашыру буенча фикерләрен җиткерде.
Базарлы Матак гимназиясе атаклы татар язучысы, фронтовик Нәби Дәүли исемен йөртә. Укучылар әбипнең иҗатын, бигрәк тә сугыш чоры турындагы гыйбрәтле әсәрләрен яратып укыйлар. Биредә төрле телләрдә аралашалар.
Тукай әкиятләрен инглиз телендә укыйлар, чуваш телен, туган як тарихын тирәнтен өйрәнәләр. Төрле милләт киемнәренә киенгән нәниләр чуваш телендә иркен аралаша, халык уеннарын, гореф-гадәтләрен күрсәтә.
Милли тәрбия мәктәптән үк башлана. «Каенкай» балалар бакчасында балалар ике дәүләт телен өйрәнә. Татар телендә дөрес итеп сөйләшү өчен дәреслекне үзләре әзерләгән.
Балалар иҗат йорты — яраткан шөгыльләр үзәге. Балалар үзләре курчаклар өчен милли киемнәр тегәләр, халык һөнәрләрен үзләштерәләр, үз куллары белән төрле әйберләр ясыйлар.
Түгәрәк өстәл утырышында Әлки, Аксубай, Нурлат, Спас районнарында милли тәрбия һәм белем бирүнең торышына анализ ясалды. Укытучылар, методик әдәбият, китаплар белән тәэмин итүгә, беренче сыйныфтан күпме баланың үз туган телендә белем алуына игътибар ителде. Тагын бер четрекле тема — катнаш гаиләләрдә баланың милләтен билгеләү. Ул сабыйның теле ачылган чагыннан ук мөһим.
Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары , Халыклар ассамблеясы, Иҗтимагый Палата җитәкчелегенә чираттагы йөкләмәләр бирелде. Төп максат-туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, теләсә кайсы милләт вәкилләренә туган телләренә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә тулырак тартылу мөмкинлеген бирү.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Әлки районы.