10 июльдә Буа районының Шәйморза авылының 300 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.
Әлеге торак пунктының бай тарихы Татарстан һәм илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән фәннәр докторлары Марс Алиев белән Фарук Идиятуллин да шушы авылдан. Яңа Шәйморзада туып-үскән күп кенә кешеләр, югары белем алып, зур агросәнәгать предприятиеләрендә эшлиләр. Беркайчан да туган төбәкләрен онытмыйлар – аларның ярдәме тырышлыгы белән авыл гел үсештә. Бәйрәмгә барлык теләүчеләрне чакыралар, тантана кичке сәгать алтыда башлана.