Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләлов белән хушлашты. Соңгы елга озату мәрәсименнән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан видеоязмасы.
55 елдан артык гомерен театрга багышлаган Хәлим аганың эш бүлмәсе, сәхнә икенче өе булды. Ул театр белән яшәде. “Мин сәхнәдә үләм”, дип әйтүен искә ала якыннары. Хәлим абыйның шахмат уйнау өстәле дә бушап калган. Сәбәп сезон ябылу белән генә түгел, арабыздан төп уенчылары, тулы бер чор китә . Бу хакта Хәлим Җәләловны соңгы юлга озатырга җыелучылар да еш кабатлады.
Бәхилләшү мәрәсимендә мәрхүмнең хезмәттәшләре, якташлары, рәсми затлар чыгыш ясады.
Мондый чараларда үкенечсез дә булмый калмый, бәяләп бетерә алдыкмы икән дигән уй килә, дип башлады сүзен Хәлим абыйның ярты гасырдан артык бергә сәхнә тоткан дусты Илдус Әхмәтҗанов. 27 апрельдә туган Хәлим аганың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булып та ала алмый калуына ул үзен гаепле хис итте.
Хатыны тол, балалары әтисез, туганы абыйсыз, ә театр һәм татар халкы болай да шактый сирәгәйгән милләтпәрвәр артистны югалтудан ятимләнеп калды. Узган сезондагы премьерада Хәлим абый әҗәл белән очрашкан иде. Әмма ул образ буларак. Ә хәзер чынбарлык. Беряклы автобус көтүчеләр премьерасы сагынырсызмы? дип сорау куйган иде. Әлбәттә, хәзердән үк сагынабыз, Хәлим абый!
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.