12 нче мөселман яшьләре форумын оештыручылар фикеренчә, кызларга итагатьле булырга, ә егетләргә тәвәккәл булырга өйрәнергә кирәк.
Мөселман яшьләре форумы дини, социаль, мәдәни фикер алышу мәйданчыгы. Әлеге чарада яшьләр белем эсти һәм социаль проектлар тәкъдим итә. Быелгы мөселман яшьләре форумы «Мөселманнарның аналары» һәм «Ир-атның яхшы сыйфатлары» темаларына багышлана.