Театрларда, башка мәдәният-сәнгать оешмаларында җәйге яллар дәвам итә. Ә менә Татарстан Милли китапханәсе киресенчә үз эшен активлаштырды. Җәйге террасада китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы программалар оештырыла.
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры китапханә эшчәнлегендәге яңалыкларга, китап укучылар белән эшләүнең заманча формаларына багышланды. Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин үз чыгышында шуларга тукталды, радиотыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.