Республика аграрийлары игеннәрне урып-җыюга әзерләнә. Ашлыкны әрәм-шәрәм итмичә, сыйфатлы итеп ничек сакларга? Белгечләр киңәшләре турында киләсе материалда.
Аграрийлар урып-җыюга әзерләнә
Аграрийлар урып-җыюга әзерләнә. Ашлыкны түкми-чәчми җыеп алу, бөртеген дә әрәм итмичә, саклау мөһим. Татарстандагы зур агрофирма шуны күздә тотып эшли. Үзе ашлык үстерә, икмәк-күмәч пешерә. Бөртек чистарту-киптерү техникасы чималны сыйфатлы итеп саклау мөмкинлеген бирә.
«Мельинвест» җайланмасы куллану өчен уңайлы, югары файдалы коэффициентка ия. Ашлык киптергечләр тулысынча автоматлаштырылган, Һәр секциядә температура көйләнә. Бөртекләрне тигез җылыту сыйфатны һәм ашлыкның файдалы үзлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Комплекс нәтиҗәле эшен беренче ел гына күрсәтми. Аграрийлар бөртекне эшкәртүдән канәгать, Түбән Новгород заводы җиһазларына ышаналар.
Алмаз Хәкимов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.