Буа районың “Авангард” хуҗалыгы игенчеләре быел да Республикабызда беренчеләрдән булып уракка төште.
Буа муниципаль район җитәкчесе Ранис Камәртдинов белдерүенчә, “Марафон” сортлы көзге бодайның гектарыннан уртача 27 цетнер уңыш чыга. Әлбәттә, узган елгы кебек үк түгел , әмма быелгы шартларда яхшы күрсәткеч. Район күләмендә барлыгы 13 мең гектарда көзге бодай чәчелгән. “Авангард” ел саен Татарстан Республикасы күләмендә үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән агрофирма. Быел биш яңа комбайн сатып алынган. Димәк, 33 кыр корабы иген суктыра.