Татарстанда 441 яшь гаилә социаль ипотека торак программасы буенча фатир алган.
Әлеге программа 2020 елның июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән иде.
Ипотека торак программасы буенча фатир алучылар арта.
Бу хакта Президент каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанда 174, Түбән Камада 144, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатирлы булган. Яңа программаны тормышка ашыру „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проектынан тыш, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә.
Исемегзгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россия Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Дәүләт җитәкчесе аларның максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән указында билгеләде.