6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр 10 ар мең сум күләмендә пособие бирелә. Россия Президентының бу хакта указы чыкты.
Акча быелның август – декабрь айларында күчә. Балага быелның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш. Пособие инвалидлык һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18-23 яшьлек Россия гражданнарына да каралган. Акча аларның ата-аналарының берсенә яки законлы вәкилләренә күчерелә. Бер тапкыр бирелә торган акча һәр балага түләнә. Гражданнар 1 ноябрьгә кадәр Россия Пенсия фондына пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала.