Яздан башланган корылык игеннәрнең үсешенә начар йогынты ясады. Уңыш нинди булыр дип борчыла игенче. Шул сәбәпле, республиканың 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Чирмешән районы да корылык зонасына эләкте. Быел игеннәрдән нинди уңыш көтәргә, үсемлекләрне саклап калу өчен нәрсәләр эшләп була? Проблема белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
«Чирмешән-агро» хуҗалыгы басуында «Поэма»сортлы көзге бодай чәчелгән. Уңыш өчен борчылалар. Бер гектардан 70 центнерга кадәр ашлык җыеп алырга ниятләгән булсалар, хәзер инде шуның яртысын булса да җыясы иде, диләр.
«Чирмешән-агро оешмасы Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына кергән орлыкчылык хуҗалыгы. Чәчүгә җентекләп әзерләнгәннәр. Ашлама, агрохимикатлар, үсемлекләрне саклау чараларын оештыруга 20 миллион сум акча тотылган. Үсемлекләрне эшкәртеп, тукландырып тормасалар, уңышка бөтенләй өмет итә алмаслар иде.
Хуҗалыкта әле узган елгы ашлык калган. Быел ул бик кыйммәтле булачак. Уныш яхшы саклана. Заманча ындыр табагы 20 мең тонна ашлык кабул итәргә әзер. Тәүлегенә бер мең тоннага кадәр эшкәртеп була. Уракны вакытыннан алда башларга туры килер, дип уйлыйлар.
Күршеләр – Самара, Оренбург өлкәләрендә, Башкортостанда да хәл яхшыдан түгел. Һәрхәлдә, хәзер игенчеләргә бөртекле культуралар уңышын түкми-чәчми җыеп алу өчен кулдан килгәннең барасын да эшләргә кирәк.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.