Шимбә көнне һөнәрчелеккә багышларга тәкъдим итәләр. 3 июльдә Болгарда беренче тапкыр «Ага Базар» халыкара этно — мәдәни фестивале ачыла. Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр. Әлеге вакыйга туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.
Форумны Болгарның сәүдә -һөнәрчелек бистәсе истәлегенә багышлап атадылар – ул 10-15 нче гасырда зур базар үрнәге булган. Мәйданда этно сәхнә, Көнчыгыш базарлары, милли ишегаллары үрнәкләре, аш-су рәтләре җәелдерелә. Иң нәни кунаклар өчен уеннар фестивале оештырыла. Болгарга барырга теләүчеләр өчен башкала автовокзалыннан автобуслар йөри.