Татарстанның кырык дүрт югары уку йорты абитуриентларны кабул итәргә әзер. Өстәвенә, бу җәйдә университетларда һәм институтларда 20 мең бюджет урыны күбрәк була. Документларны берьюлы берничә юнәлешкә тапшырырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр дә киңәйде. Ә көндезге кабул итү формасына дистанцион-онлайн өстәлә. Абитуриентлар һәм югары уку йортлары вәкилләре белән хәбәрчебез аралашты.
Мәдинә Галина документларын Казан вузына тапшыру өчен Удмуртиядән килгән. Хәер, яңа кагыйдәләр буенча, абитуриент кирәкле бланкларны өйдә, онлайн формада тутыра ала иде.
Мондый мөмкинлектән күпләр файдалана.. Алар өчен махсус компьютер сыйныфы оештырылган, ярдәм итәләр. Берьюлы берничә вузга гариза бирергә теләүчеләр күп. Өстәвенә, хәзер һәр уку йорты абитуриентка ун белгечлекне тәкъдим итә ала. Чувашиядән Диана Максимова бу яңалыктан тулысынча файдаланган. Казандагы берничә югары уку йортына гаризалар тапшыра.
Шулай да укырга керүчеләрнең күбесе дистанцион рәвештә гариза бирә. Уку йортының электрон сервисы яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша. Шуңа күрә каубл итү комиисяләрендә чират та юк.
Гуманитар уку йортларыннан аремалы буларак, техник вузларда кабул итү комиссиясе әгъзалары абитуриентларны көндезге аралашуга чакыра.
Булачак студентларны Татарстанның кырык дүрт югары уку йорты кабул итәргә әзер.Аларда быел 20 мең бюджет урыны күбрәк. Ә көндезге бүлекләргә кабул итү 7 августка кадәр бара.
Инна Данилова, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.