Кадрлар әзерләү үзәге. Лаеш техник-икътисад техникумына яңа статус бирелде. Уку йорты авиация сәнәгате өлкәсендә югары квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү өчен бөтен ресурсларга ия. Биредә тагын нинди юнәлешләрдәге белгечләр әзерлиләр? Тулырак киләсе репортажда.
Пассажирлар самолетының тулы үлчәмле авиация двигателе студентлар өчен конструкторга тиң. Ранил Гыйльметдинов һәр детальнең урынын белә – балачактан ук инде үзен авиация өлкәсенә багышларга хыялланган.
Әти-әни белән самолетта очкан чакта ук авиациядә эшләргә теләдем. Авиация технигы төп һөнәрләрнең берсе, дип саныйм, чөнки безнең эшебез кешеләр иминлегенә бәйле.
Егеткә хыялга тәүге адымнарын ясарга Татарстандагы беренче авиация уку үзәгендә ярдәм итәләр. Биредә авиация тармагы хезмәткәрләре укый яки квалификацияләрен арттыра. Россия буенча шундый 8 белем бирү учреждениесе бар. Якындагылары — Мәскәү, Ульяновск, Самара шәһәрләрендә.
Уку үзәге базасында төрле дисциплиналар, зур авиация двигательләреннән, самолет конструкцияләреннән алып пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә кадәр төрле өйрәтелә. Алар хәзер халык хуҗалыгының барлык тармакларында диярлек кулланыла.
Заманча стандартларга җавап бирүче кадрлар әзерләү җиңел түгел. Аларның республика икътисадының җаваплы тармагында зур җаваплылык тоеп эшләп, һөнәри осталыкларын камилләштерүләре кирәк.
Авиация үзәге иң яхшы матди-техник база белән тәэмин ителгән Педагоглар яхшы әзерлекле белгечләргә республикада гына түгел, аннан читтә дә ихтыяҗ булыр дип өметләнә. Ә тулаем алганда, Татарстанда кадрлар 99 һөнәри белем бирү оешмаларында әзерләнә, сентябрьдән 75 мең студент укый башлый. Александр Шмагин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы